Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

50 яшьлек ир кибеттән 6 мең сумлык бит кремы урлаганда тотылган

Криминал белешмә мәгълүматлары буенча, сатып алучылар, гадәттә, алкоголь, шоколад һәм азык-төлек урлый.

news_top_970_100
50 яшьлек ир кибеттән 6 мең сумлык бит кремы урлаганда тотылган

Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-ат 7 комплекстагы супермаркеттан 3000 сумлык 40 кап ак май урлаган. 

Күзәтү камераларында сакланып калган язма ярдәмендә каракның эзенә төшәләр. Ләкин урланган әйберләрне кире кайтара алмаганнар: ир аларны сатып бетергән була. Аңа карата "Урлау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ир-ат яшәү урынын калдырып китмәү турында имза биргән. 

Ә даими яшәү урыны булмаган, 50 яшьлек ир-ат Сөембикә проспектындагы зур сәүдә үзәгендә йөргәндә косметика кибетенә керә. Аның игътибарын биткә сөртү өчен кулланыла торган, чит илдә эшләнгән 6026 сум торучы крем җәлеп итә. 

Кибет сакчысының уяулыгы аркасында карак кулга алына. Урланган товар кире кайтарылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100