Актанышның Аппарат җитәкчесе шоферы эш машинасында үлемгә китергән юл һәлакәте ясаган

13 Июня 2017

Укылган: 1129 тапкыр

Автор: Чулпан Шакирова
Кичә, 12 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә Актаныш–Мөслим трассасының 25нче чакрымында (чама белән бу Актаныш районының Аккүз авылы борылышы) юл һәлакәте була. 27 яшьлек Айвар Тутаев идарәне югалта һәм юл кырыена “оча”. Куркуыннан ул авария урыныннан кача, шулай итеп пассажир утыргычындагы дустын үлем тырнагына ташлап калдыра. 

Бу фаҗига шулай онытылыр, дөньяны артык шаулатмас та иде бәлки. Мондый хәлләр еш кабатланмаса да, булгалап тора бит.

Әмма шофер егет бәхетсезлеккә шәхси тимер атында түгел, ә эш машинасында тарый. Нинди эш диген әле! "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе ачыклавынча, Айвар – Актаныш районы Аппарат Советы җитәкчесе Айдар Хаевның шәхси шоферы. Ул “Хендай Соната” машинасын иярләгән.

Дусты ташлап киткәннән соң 27 яшьлек егет салонда күпме яткандыр, билгесез. Коткаручылар калҗайган тимер өеменнән  төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган егетне алып чыгып, район хастаханәсенә илтә. Әмма, кызганыч,  ул вафат була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Айвар Тутаевны кулга ала. Аның канында 0,33 мг/л спирт табыла. Аппарат җитәкчесе шоферының 2 ел да 9 ай машина йөртү стажы бар.

Егетне нинди дисциплинар җәза көтә? Бу хакта белешү өчен район администрациясенә мөрәҗәгать иттек.

– Бүген җәза турында сөйләшеп буламыни әле? – диде район башлыгы Фаил Камаев. – Ул үзе дә хастаханәдә ята бит әле. Пока ул турыда бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Үзе хастаханәдә, хәле уртача, дәвалана. Гаебе бармы-юкмы, полиция органнары шөгыльләнмичә торып, бернәрсә дә әйтә алмыйм. Кем гаепле, нәрсә гаепле, ничек булган – берсен дә. Тикшерү эшләре бара. Эшкә әле ул яңарак кына урнашкан иде. Сынау срогы да узмаган иде әле аның. Эшкә өч ай сынау срогы белән алабыз, ул срогы үтмәгән иде. 

Аппарат Советы җитәкчесе Айдар Хаев сүзләренчә, егеткә моңа кадәр администрация тарафыннан дәгъва белдерелгәне булмаган.

– Аппарат Советы  җитәкчесе буларак, иртүк миңа сводка бирәләр. МЧС иртән хәбәр итте, бу һәлакәт турында шул вакытта гына белдем, – ди Айдар Рафгатович "Интертат" хәбәрчесенә. – Айвар Тутаев төнлә рөхсәтсез-нисез стоянкадан машинаны урлап алып чыккан. Дусты белән әйләнеп, йөреп кайтырга уйлаганнар. Айвар салмыш булган. Байсар авылыннан кайтканда исә, тизлекне арттыру сәбәпле, кюветка очканнар. Һәлакәт ясавы бер хәл, Айвар бу урыннан дустын ташлап кача. Машинаны һәм салондагы дустын үтеп баручылар күреп, 112 бердәм номерына шалтырата. Бүген Айвар “больничный”да. Умрау сөяге сынган, тагын башка тән җәрәхәтләре алган дип беләм. Ул безгә 10 апрельдә сынау срогы белән эшкә урнашты. 10 июльдә әлеге срогы чыгарга тиеш иде. Әмма ул шуны үтә алмады.

Айварга карата җинаять эше ачылган. Аңа берничә маддә буенча җавап бирергә туры киләчәк: машинаны урлаучы да, үлем сәбәпчесе дә ул. Район администрациясенә матди зыян да салды: машина яраксыз хәлдә. Бу машина аңа беркетелгән иде. Ул администрация шоферы булып саналды. Мине дә йөртте, башка хезмәткәрләрне дә, мәсәлән, Казанга аңа утыртып җибәрдек.

Һәлакәт булган, үлүче бар, конкрет гаепле бар. Аңа җинаять эше ачылган. Ул “больничный”дан чыгу белән без аны эштән җибәрәбез.

Айдар Хаев

Егетләрнең икесе дә гаиләле, район үзәгендә яшәгәннәр. Фаҗигале төстә гомере өзелгән Владимир Холкинга 27 яшь. "Интертат" хәбәрчесенә билгеле булганча, мәрхүмнең хатыны һәм кызы калган.

Айвар Тутаев

Айвар Тутаев

Фото – социаль челтәрләрдән, төп фото – kazanfirst.ru сайтыннан


Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Марий Элдагы юл фаҗигасендә һәлак булучыларның исемнәре билгеле булды: 15 кеше вафат

Марий Эл республикасы башлыгының иҗтимагый элемтәләр һәм мәгълүмат идарәсе микроавтобусның йөк автомобиле белән бәрелешүе нәтиҗәсендә һәлак булганнар исемлеген массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратты.  

Хәвеф-хәтәр

"Йөз мең сум табыш алыр өчен миллион сумыннан колак каккан"

Казандагы чираттагы "пирамида" бөлде. Кертемчеләр офисы янында җыелды. Алар барысы да бер ел элек бер оешма белән килешү төзегән булалар. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла