Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган

Чаллыда 67 яшьлек Галина М. га карта ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул РФ ҖК ның 116 маддәсе ("Кыйнау") нигезендә гаепләнгән иде.

news_top_970_100
Чаллыда 67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган
Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә. Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли, - дип яза "Челнинские известия" газетасы.  

Табиблар һәм күршесе белән бергә лифтта фатирларына менгән вакытта исерек ханым шәфкать туташының битенә суга башлый. Үз катларына менеп җиткәч тә ул табибка берничә тапкыр суга. Шуңа да карамастан, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ханымга тиешле медиина ярдәме күрсәтәләр. 

Ханым үз гаебен тулысынча таныган, шул сәбәпле җинаять эше аерым тәртиптә каралачак. 

Искәртеп үтик, бу медицина хезмәткәрләрен беренче генә кыйнау очрагы түгел. Мәсәлән, быелның 25 мартында, Зәй шәһәрендә яшәүче ханым, ГЭС бистәсендәге 8/4А тулай торагына кечкенә балага ярдәм күрсәтү өчен чакыртылган фельдшерның аркасына пычак кадаган иде.  Суд Евгения Рябованы алты елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы колониягә җибәрү карары чыгарды. Моннан тыш, ул зарар күрүчегә мораль зыян өчен 150 мең сум акча да түләргә тиеш була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100