Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике куяннары да төтенгә тончыгып үлгән иде" - әниле-кызлы фатирдагы фаҗига шаһитләре

Коломенская урамындагы йортның 4 катында бер бүлмәле фатирда 60 яшьлек хатын кызы белән яшәгән.

news_top_970_100
"Ике куяннары да төтенгә тончыгып үлгән иде" - әниле-кызлы фатирдагы фаҗига шаһитләре
- Янгын шул хатыннан башланды да инде, ул тәмәке тарта, ә йортта чүп-чар бик күп иде, - дип сөйли фаҗиганең шаһите Константин Эфир 24 телеканалына. 

Янгынны сүндерәләр. Әмма  идәндәге чүп-чар арасынннан янгын сүндерүчеләр, бик нык янган хатын-кыз мәете табалар.

- Тавышлар ишеттем, ләкин анда керергә батырчылык итмәдем, чөнки төтен бик көчле, түшәмнән алып минем тезләргә кадәр иде, шуышып кына керергә мөмкин. Ә башыңны аз гына күтәрсәң дә, төтен. Нефть төтене кебек кап-кара иде, исе дә бик начар, мөгаен, анда синтетик әйберләр янгандыр, мин керергә курыктым, - дип сүзен дәвам итте янгын шаһите Константин. 

Константин янгын чыккан фатирның күршесендә генә яшәгән. Янгын турында аңа һәлак булган ханымның 60 яшьлек әнисе хәбәр иткән. Ярдәм сораган ханым үзе дә аек булмаган.

- Ишекне ачуга, кара төтен фатирга керде, балалар бик борчылды, - дип сөйләде ул. 

Ир-ат үз подъездларындагы һәрбер фатирның ишеген шакый, янгын турында хәбәр итә, шуннан соң полиция хезмәткәрләрен чакыра. 

- Мондый яшәү рәвеше белән янгын котылгысыз иде, - дип бер тавыштан зарлана йортта яшәүчеләр. 

- Икесе дә акылга зәгыйфь иделәр. Көн, төн дип тормыйлар кычкырышалар, сугышлар, бер-берсен куып йөриләр иде. Мондый хәлнең килеп чыгуы гаҗәп тә түгел! Ярты еллап элек тә шулай булды, газны ачык калдырган иде. Махсус хезмәткәрләр килеп газ килүне яптылар. Бу гаилә аркасында үзебезне дары мичкәсендә яшәгән кебек хис итәбез, -  дип сөйләделәр күршеләр. 

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан. Шулай ук аналы-кызлы гаиләдә ике йорт куяны да тоткан, алары да читлекләрендә тончыгып үлгән. Янгын 30 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100