Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сез баланы аңларга тиешсез" - әнисе телефонын алганнан соң тәрәзәдән егылып төшеп үлгән 13 яшьлек кыз турында яңа мәгълүматлар бар

17 сентябрь көнне, Чаллыда 13 яшьлек кыз 9 каттан егылып төшеп һәлак була. Күршеләре сөйләвенчә, фаҗига урынына өлкәннәр һәм балалар килеп җитә. Ашыгыч медицина ярдәме кызның әнисенә кирәк була - ул кызы гәүдәсе янында аңын югалтып егыла.

news_top_970_100
"Сез баланы аңларга тиешсез" - әнисе телефонын алганнан соң тәрәзәдән егылып төшеп үлгән 13 яшьлек кыз турында яңа мәгълүматлар бар

Ул көнне 7 класс укучысы Аида М. өйдә була. Әнисе аңа кисәтү ясый һәм кәрәзле телефонын ала. Кыз тәрәзә төбенә менә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул әнисен куркытырга гына тели һәм тәрәзәне ача. Ләкин тотынып кала алмый, егылып төшә.  Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Кызы ханымның бердәнбер баласы була. Фаҗига вакытында әни кеше подъездга чүп ташларга чыгып киткән була. 

"Аида актив кыз булды, һәрвакыт шат күңелле, шаян иде, - дип сөйли № 50 мәктәпнең директоры Илһам Төхвәтуллин. - Минем аны беркайчан да елмаймаган чагын күргәнем булмады. Бик акыллы иде, яхшы укыды. Белүемчә, Аида белән әнисенең мөнәсәбәтләре һәрвакыт бик яхшы булды. Ул көнне нәрсә булганы миңа билгеле түгел. Бу хәлгә бер сәгать кала Аида үзенең дус кызы белән сөйләшкән һәм алар дүшәмбе көнне мәктәптә очрашырга сүз куешалар".

Аиданың социаль челтәрдәге битендә бары тик җәнлек рәсемнәре генә. Игътибарны бер язма җәлеп итә: "Бала сезне түгел, ә сез баланы аңларга тиешсез. Чөнки сез дә бала булгансыз, ә бала әле зур кеше булмаган". 

Дуслары күпсанлы хушлашу сүзләре язганнар: «Аида, пусть  земля тебе будет пухом и знай, что ты живешь в сердце каждого». «Наша Аидочка ушла, и этого не вернуть». «Пусть земля тебе будет пухом. Родителям побольше сил». «Пока…».






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100