Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йөз мең сум табыш алыр өчен миллион сумыннан колак каккан"

Казандагы чираттагы "пирамида" бөлде. Кертемчеләр офисы янында җыелды. Алар барысы да бер ел элек бер оешма белән килешү төзегән булалар.

news_top_970_100
"Йөз мең сум табыш алыр өчен миллион сумыннан колак каккан"
Пенсионерлар миллионнар эшләргә теләп, бер тиенсез кала. Алар оешманың матур исеменә һәм кызыктыргыч тәкъдимнәргә алданган.

Кертемчеләргә елына 18 процент түләп барырга вәгъдә биргән булалар.  

Марина ире белән финанс кооперативына миллионга якын акча сала һәм йөз мең табыш алырга тиеш була. 

езнең килешү срогы тәмамланды. Гариза яздым һәм акча биргәннәрен көттем. Ләкин "безнең акча юк", - диделәр, - дип сөйләде Марина Эфир 24 телеканалына.

Интернеттагы барлык бәяләмәләр дә уңай була, аларны махсус язган булулары да бар, дип уйлый хәзер Марина. Казанда әлеге оешмадан тагын биш зыян күрүче кеше бар, шулай ук Яшел Үзән, Яр Чаллы, Краснодар, Симферополь һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә акчаларын кайтарып ала алмаганнар. 

- Күбрәк акча алырга теләгән идек, ләкин бу гадел нәрсә түгел, ялган булып чыкты, - дип сөйләде зыян күрүче ханым. 

2013 елдан бирле эшләп килгән кредит кооперативы бу елның көзеннән процентлар түләүне туктата. Ә кешеләргә "акча юк һәм кайчан буласы да билгеле түгел", дип белдерәләр. Хәзер кертемчеләр кредит кооперативнының төркеменә комментарийлар гына калдыра: 

"Мин бу кассага акчаларымны алып килмәс иде".

"Алып килмәгез дә, Севастополь шәһәрендәге кебек алдаячаклар. Хәзер юристларга йөрибез, хатлар язу һәм судка бирер өчен акча түгәбез. Телефоннарын алмыйлар, бернинди дә мәгълүмат юк".

"Уфа шәһәрендә 2017 елның май аенда кредит кооперативына кердек. Октябрь ахырында чакырып, бернинди аңлатусыз, "оешмадан үз теләгебез белән чыгабыз" дип гариза яздырдылар. Гариза яздым. Акчаларны бер атна эчендә  кайтарабыз дип вәгъдә бирделәр, көтәбез".

"Акчаларны кайтарып алу икеле. Кичә бухгалтерларныа шалтыраттым, әле бер атна элек кенә нәрсә дә булса вәгъдә итәләр иде, ә хәзер ачыктан-ачык: "Акча юк!" дип җавап бирәләр". 

Бүген кооперативның лицензиясе туктатылган. Әле чәршәбме көнне генә офис ишегендә элмә такта булса, хәзер ул да юк. Алданган кертемчеләр билгесезлектә. 13 ноябрьдә Кырымда бу кредит кооперативыннан алданучылар чираттагы пикетны уздырган. Симферополь шәһәренең бер мәйданына утызга якын кеше җыелган, һәркем үзенең финанс югалтулары турында сөйләргә мөмкинлек бирелгән. Болар барысы да "Центральная Сберкасса" кредит оешмасы тарафыннан алданган кешеләр. 

Экономистлар белдерүенчә, акчаларны кайтару бик авыр булачак. Экспертлар фикеренчә, кредит оешмаларына акча салганда, игътибарлы булырга кирәк. Клиент акча кертә икән, күпмедер дәрәҗәдә оешманың хуҗасына әйләнә, шуңа да барлык шатлык-борчуларны бергә кичерергә туры килә, шул исәптән банкротлыкны да. 

- Сез кредит кооперативына акча саласыз икән, салган акчаны һәм процентларны кире кайтару өче сезнең закон тарафыннан бернинди дә гарантиягез юк. Процентларны алу һәм акчаны кире кайтару, оешманың бизнес буларак ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвенә генә бәйле", - дип белдерде икътисад фәннәре докторы Игорь Кох. 

Марина һәм аның ире, инициатива группалары булдыру һәм судка мөрәҗәгать итү өчен, үзләре кебек үк алданган кертемчеләрне эзлиләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100